Фаил Алсынов: Төрмәләрдә утырырга язмасын да инде

2020 елда, Куштау шиханын яклап тоткарланганнан соң, Фаил Алсынов берничә тәүлек утырып чыккан иде. Иреккә чыккач, Азатлык Радиосы аның белән интервью эшләде. Әлеге интервьюда Алсынов төрмәдәге шартлар турында да сөйләгән иде. Исегезгә төшерәбез: 2023 елда БР башлыгы Радий Хәбиров Алсыновны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә бирде. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. Мәхкәмә аны 4 ел гомуми тәртиптәге колониягә хөкем итте. Интервьюның тулы версиясен монда карагыз: Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #shorts #Башкортостан #Баймак Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
Back to Top