Яратам hуеде абатла .сл В.Фаттах.муз .Х.Дильмухаметова.
“ЯРАТАМ” СҮЗЕҢНЕ
КАБАТЛА
Кем яратмый “яратам” сүзләрен,
Шул сүзләрне әйткән гүзәлен.
Яратасым килә, сөеләсем,
Кабатлап ярату серләрен.
Кушымта:
Мин яратам “яратам” сүзеңне,
Кабатла син аны, кабатла.
Шаярып кабатла, мең кабатла,
Тик шаярып кына яратма.
Кабатлыйсым килә мин үзем дә:
-Яратам, сөеклем, - сүзләрен,
Һәм үбәсем килә бертуктамый
Миңа баккан нурлы күзләрең.
Иртәләрдә, көндез, кичләремдә
“Яратам” сүзеңне кабатла.
Еш кабатла, татлы сүзләреңсез
Син калдырма берүк озакка. Венер ФӘТТАХ