Яратыгыз - Илнар Шәрәфетдинов (Роберт Миңнуллин сүзләре, Резеда Ахиярова көе)
“Яратыгыз“
Роберт Миңнуллин сүзләре
Резеда Ахиярова көе
Балачакта яратып бик еш башкарылган эчтәлекле, мәгънәле җырларның берсе!
Элемтә өчен:
Вконтакте
Instagram
Facebook
Youtube
“Яратыгыз“
Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, —
Яратмыйча безгә ярамый.
Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Яратулар булмый җиңел генә —
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, —
Яратмыйча безгә ярамый.
Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый.
Яратырга кирәк Таһир кебек,
Яратырга кирәк Зөһрә кебек, —
Яратмыйча безгә ярамый!
Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз сөйгән ярыгызны,
Бернигә до карамый, —