Мәүлид ае мөбарәк булсын!

🔸Галәмнәргә рәхмәт булып җибәрелгән Салават әйтү бик саваплы эш, ә Мәүлид аенда, Пәйгамбәребез ﷺ туган айда әйтү, бу әле хөрмәт тә күрсәтү булып тора, шуңа күрә әҗер-савапларга ирешер өчен, Пәйгамбәребез ﷺнең шәфәгатенә ирешер өчен күбрәк салаватлар әйтик! 💬«Аллаһүммә салли ’аля Мөхәммәдин мәгән-нәһәри изә тәҗәллә» اَللّٰهُمَّ صَلِّ عَلٰى مُحَمَّدٍ مَعَ النَّهَارِ إِذَا تَجَلّٰى 🔖«Аллаһым, ачылып киткән көндезләр белән бергә Мөхәммәдкә салават әйлә» 💬«Аллаһүммә салли ’аля Мөхәммәдин мәгәл-ләйли изә ягъшә» اَللّٰهُمَّ صَلِّ عَلٰى مُحَمَّدٍ مَعَ اللَّيْلِ إِذَا يَعْشٰى 🔖«Аллаһым, караңгылыкка капланган төннәр белән бергә Мөхәммәдкә салават әйлә» #вәгазь #ислам #пәйгамбәр #Мөхәммәд #салават #салаватшәриф #мәвлид
Back to Top