Айдар Галимов - Төнге сәяхәт

Төн ябынгач йолдызлы юрганын, Дәшә мине шигыр-төнгизәр. Көмеш сулы яп-якты елгада Бер кечкенә салда мин йөзәм. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым. Җырларымнан үрелгән салымда Дулкыннар да — уен-шаяру. Җирдәгеләр тора аптырап — Уемда юк җиргә таяну. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым. Тик һәрвакыт таң атарга ашыга, Гүя мине кояш сагына. Көн, шатланып, суза кулларын Минем нәни, кыю салыма. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым. Источник:
Back to Top