Райондашыбыз – “Илаһи моң” иясе
Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган халык авыз иҗаты һәм милли-рухи ядкарьләребезне башкаручыларның төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе төгәлләнде.
Конкурста катнашучылар халык авыз иҗаты әсәрләрен (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр), әдәби мирас үрнәкләрен башкаруда, татар мәкаме белән Коръән укуда бәйге тоттылар. Йомгаклау этабына Русиянең төрле төбәкләреннән (Ханты-Мансийск, Тобольск, Мари-Эль, Ульяновск, Пермь, һ.б.) һәм Татарстаннан 152 катнашучыдан 34 башкаручы һәм 12 иҗат төркеме сайлап алынган иде. Финал өлеше онлайн форматта үтте. Җиңүчеләр арасында райондашыбыз – Шекше мәдәният йорты каршындагы “Зиләйлүк” фольклор коллективыннан Фирдәүсә Кәбирова да бар. Фирдүсә ханым балачагында әнисе Асылбикәдән өйрәнеп калган “Сак-сок” бәетен башкарып III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм кыйммәтле сертификат, китаплар белән бүләкләнде.