Намаз вакытында башка начар уйлар килсә, намаз бозыламы? | Имамнан сорыйк

Намаз темасына кагылышлы сорауларга “Имамнан сорыйк“ тапшыруында “Әл-Мәрҗани“ мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирә. 01:53 Нәрсә ул - намаз? 07:18 Пычрак җирдә намаз укырга ярамый диләр. Ә ничек берәр җирнең пычрак яки нәҗесле булуын аңларга? Мәсәлән, урманда намаз укыганда, анда нәҗес күренми ди, әмма башка төрле күзгә күренмәгән нәҗес җиргә сеңгән булуы да бар бит? 15:16 Намазда сүрә укыганда ялгышып китсәң, “әстәгъфируллаһ“ дип яңадан башларга буламы 21:52 Һәрвакыт эчке уйларым борчый. Истигъфар да укып карадым. Нишлим икән? 24:39 Каза кылганда, укылмаган фарыз намазларны гына укыргамы яки сөннәт намазларын да укырга кирәкме? 39:09 Өйлә намазын укыганда, беренче 4 рәкәгать сөннәтне укымыйча, калган 2 рәкәгать сөннәтне генә укырга ярыймы? 33:00 Намаз вакытында башка начар уйлар килсә, намаз бозыламы? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз
Back to Top