Казанда милли телләрне бетерәчәк мәгариф кануны өлгесенә каршы пикет узды

10 май көнне Казанның Тинчурин паркында Русия мәктәпләрендә ана телләрен ихтыярига калдыруны күздә тоткан мәгариф кануны өлгесенә каршы пикет узды. “Татар мәктәпләре бар диләр. Нинди мәктәп? Казанда 179 мәктәп, шуның берсендә дә татар телен кешечә укытмыйлар. Икенче гимназия бар диләр. Анда да хәтта урыс китапларыннан укыталар. Бу бит инде күз буяу. Үзеңне-үзең алдау“.
Back to Top