СИН МИНЕ ТКННН ЭЗЛМ...
Син мине үткәннән эзләмә...
Самими чорымда калмадым.
Садәлек - пыяла,
уала-уала
сибелдем
мең борчу, мең ярсу, сагышлы юлларда.
Гафү ит...
Үземне мин саклап калмадым.
Сизсәм дә акрынлам тәнемнән җуйганым.
Карасам - танымыйм! Кем минем алдымда -
Бик төпле адымы чынбарлык явында!
Һәм китәм эзләргә...
Сагышлы төннәрдән, ярсудан, борчудан -
Садәлек югалган сукмактан.
Сагынам...
Сине дә,
Иң элек - үземне сагынам.
✍🏼 Ландыш Равилова
🎙 Мәдинә Гайнуллина