ЯРАТАММЫ
-...Яратаммы?
Юк дип әйтә алмыйм.
Әйе дияргә дә телем әйләнми.
Аңлый алмыйм, никтер, уйларымның
Очы очка хәтта бәйләнми.
-...Сагынаммы?
Белмим. Тик кайчакта
сине уйлаганда үзәк өзелә.
Түзеп булмый дигән көннәрдә дә
Ничектер,
үзеннән-үзе түзелә.
-... Оныттыммы? Әйе бугай. Әмма
төштә көндә сине күрәмен.
Сакла безне диеп пышылдаган
Иренеңнән шашып үбәмен.
-Яраттыммы?
Белмим... Әйе! Бугай...
✍🏼 Гөлинә Шәйхи шигыре