Эльмира Калимуллина - Татарстан

------------------------------------------------------------------------------------------------------------- Татарстан Тамырларда - гасыр шавы, Гаярьлеге канга күчкән. Без бит синең туфрагыңнан Кодрәт алып, туып-үскән! Офыклардан кулын изи Туар көннәр яктылыгы. Гасыр аша килер буын Отып алсын безнең җырны. Кушымта: Татарстан, мәңге яшә! Яшә Ватан, яшә илем! Татарстан - Татар иле - Алга атла, туган җирем! Якты йөзләр Ватаны син, Синдә - сөю, синдә - дуслар. Иделеңдә шаулый дулкын, Бозлар китә - җитсә язлар. Йөрәкләрнең җылысында Каршыла син яңа чорны. Күңелләрдән күңелләргә Илтик әле безнең җырны. Кушымта: Татарстан, мәңге яш
Back to Top