“Адәм белән һава“ йолдызлары концерты

“Адәм белән Һава“ проекты авторы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән эксклюзив интервьюдан өзек: - Сез “Адәм белән һава” тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Күп гаиләләр белән тапшырулар эшлисез. Идеаль гаилә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? - Сәдәфнең (төймә) беренчесе дөрес электерелгән булса, калганнары дөрес бара. Бу нәрсә дигән сүз? Минем уйлавымча, кеше бер-берсен дөрес тапкан очракта гына идеаль гаилә була ала. Ул бит чибәр егет-кызны эләктереп алу түгел, сезнең холык һәм дөньяга карашыгыз бертөрле булырга тиеш. Тора-бара син сайлаган кеше сиңа бөтенләй туры килмәскә мөмкин. Китә бер-береңне аңламау, аерылышулар... Кеше үз күңеленә якын кешене эзләргә тиеш. Матур гаиләләр бар, бик сокланып карап кайткан парлар бар. Хәзерге вакытта җәмгыятьтә ир-ат белән хатын-кызның роле берләшеп бетте. Күпчелек хатын-кызлар гаиләне алып бару өчен акча да эшли, дөнья көтә. Коръәндә “Матди якны күбрәк ир-ат кайгыртырга тиеш, ә гаиләнең җылысын саклау хатын-кыз эше”, - дип язылган. Миңа 1-2 курсларда белем алганда тулай торакта яшәргә туры килде. Күрше бүлмәдә ирле-хатынлы бер гаилә һәм аларның кечкенә балалары торды. Алар талашып-сугышканда теге бала минем яныма керә, кача торган иде. Үзе дерелдәп тора, куркып беткән. Икенче көнне бу ападан “Нигә сез шулай яшисез? Ни өчен ирегез белән аерылышмыйсыз?” - дип сорадым. “Бала өчен яшибез”, - ди. “Сезнең балагызга шундый тормышта яшәү кирәк мени? Баланың тынычлыкта яшисе килә. Мондый гаиләне нигә саклап калырга?” – дидем. Син сугышып һәм талашып торасың икән, иң яхшысы - аерылышыгыз. Булса, гаилә яхшы булсын, булмаса юк. Балалар азапланырга тиеш түгел, аларга ярату кирәк. Бу хакта тулырак:
Back to Top