Казанда Гаяз Исхакый тууга 140 ел тулуга багышланган конференция узды
“90нчы елларда Гаяз Исхакыйга игътибар зур иде, берничә диссертация якланды, китаплар чыкты. Соңгы вакытта игътибар кимеде, Исхакый – сатлыкҗан дигән сүзләр ишетелә башлады. Аның хезмәтләрен өйрәнергә теләүчеләр күп дип әйтмәс идем“
Казанда татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуны тыйнак билгеләп үттеләр, Татарстан фәннәр академиясендә аңа багышлап конференция оештырылды. Бу җыенны да республика зур авырлык белән үткәргән. “Конференцияне оештыруга махсус хезмәтләр каршы чыкты“, диде Азатлыкка исемен күрсәтмәүне сораган тел белгече.
Тулырак: