“Татар телен белмәгән кеше – аутсайдер“
“Балам татар телен бүген җиденче дәрес итеп укый. Бу дөрес түгел, әмма менә шундый гына мөмкинлек табылды. Балада ник мин башкалардан күбрәк укыйм дигән сорау тумый. Киресенчә, дуслары, сыйныфташлары татар теле дәресенә йөрмәгәннәренә үкенә, кызыма кызыгалар дип беләм“.
Татарстанда татар телен мәктәпләрдә ихтыярига калдыру карарын кабул итүгә бер ел тула. Азатлык узган ел вакыйгаларын искә алып, туган тел итеп татар телен сайлаган урыс ата-аналары белән әңгәмәләр тәкъдим итә.
Беренче әңгәмәдәшебез – Светлана Фурутина. Балалары Казанның 12 санлы мәктәбендә белем ала. Светлана Азатлыкка бер ялгызы татар телен өчен көрәшүе турында сөйләде. Аның фикеренчә, телне укыту-укытмау –республикалар карамагында булырга тиешле мәсьәлә.
Әңгәмәне тулысынча укыгыз һәм карагыз: