“Татар телен махсус сайладык, телләр белү керемне арттыра“
“Укыту програмы катлаулы. Ул урыс телле балаларга гына түгел, хәтта татар телендә сөйләшүче балаларга да авыр. Шуңа күрә укыту програмын үзгәртсәләр, мәктәптә укуы җиңелрәк булыр иде“
Эшмәкәр Светлана Гаранинаның кызы Казанның 16 санлы татар-инглиз гимназиясендә белем ала. Ул кызының татар мәктәбендә белем алуы, татар телен өйрәнүе киләчәктә файдага гына дип ышана. Өй эшләрен күз яшьләре белән әзерләргә туры килсә дә, татар теленнән баш тартмыйбыз, ди ул. Светлана ханым Азатлыкка татар телен белү финанс ягыннан керемне арттырырга ярдәм итә дип әйтте.
Тулырак: