#БикЯхшы#ТуганЯк#ЮгарыЧаллыМояМалаяРодина

“Безнең авылдан бер генә герой да , бер генә космонавт та , бер генә галим дә чыкмаган. Бик гадәти, иң гадәти бер авыл. Анда биек таулар да, кыялар да, диңгезләр дә юк.” Язмабызның башын Мөхәммәт Мәһдиевның “Без кырык беренче ел балалары” әсәрендәге өзек белән башлап киттек. Чөнки нәкъ безнең авыл турында. Борынгыдан бүгенге көннәргә килеп җиткән татар халкының борынгы йоласы Сабантуй да шаулап-гөрләп үтә . Тырыш халкым ял да , бәйрәм дә итә белә. Безнең авылда Сабантуй сугыш елларында да үткәрелгән. Халкымның милли уеннары гасырлар тирәнлегендә күмелеп калмыйча, яңалары белән баетылган. Бөтен булган байлыгы авылыбызның үткән юлы, урманы, кечкенә чишмәләре һәм кешеләре. Әйе кешеләр бездә уңган- булган, тырыш, эшчән. Бу аның төзек йортларыннан, чәчәкле бизәкле капкаларыннан күренә. Авылым халкы белемгә, сәнгатъкә омтылып яши. Авылыбызның үткән тормышы, халыкның үткән юлы, әкрен генә чал тарихка китеп бара. Авыл офыклары... Авыл таңнары... Авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге... Авылның киләчәге, гүзәллеге
Back to Top