Гөлара Шәрипова - Синең хакта (Әнвәр Нургалиев - Рәхмәтлемен)

СИНЕҢ ХАКТА... Синең хакта... сөю тулы җырларым да, Иң-иң якты уйларым да - Синең хакта. Кыя булып басам җаным, әгәр берәү Таш атканын күрә калсам синең якка... Синең тараф... үзе ерак, үзе якын, Кул сузымы кебек кайчак- Синең тараф. Офыклардан күзәтә күк тыныч кына, Уйга баткан таныш күзләр, моңсу караш... Синең исем... бу җиһанда иң матуры, Җанга якын, яратканы - Синең исем. Мамык кебек кар ятса да җуелмаслар, Икәү йөргән ул сукмаклар - синең төсең... Синең тавыш... кабатланмас бер моң кебек, Җанга ятыш бер җыр кебек - Синең тавыш. Ул тавышта чагыладыр барысы да, Кайчагында чиксез шатлык, кайчак сагыш... Синең йөзең... хәтеремдә кыйгач кашың, Серле, матур күз карашың - Синең йөзең. Җаннарыма шифа бирә, көч өстидер, Һәрбер әйткән юатучы назлы сүзең... Синең барлык... тормышыма ямь бирәдер, Йөрәгемә көч өстидер - Синең барлык. Бу дөньяда барлыгың да, саулыгың да, Минем өчен бетмәс бәхет, чиксез шатлык... (Гөлара Шәрипова)
Back to Top