Балалар мәйданчыгына нәни генә күзәтү. Бу бары эксперимент кына...
Юдинодагы Тимер юлчылар мәдәният сарае янында күптән түгел заманча балалар мәйданчыгы ачылды. Андагы аттракционнарны 8 яшьлек Әминә сынап карады. Мондагы комлыкта кечкенәләр үз уенчыклары белән уйный ала. Таган, баскычлар, хәтта безгә исемнәре таныш булмаган бик күп корылмалар да бар. Ә Мәдәният сараена куелган сәер корылманы сез нәрсә дип уйлыйсыз? Әминәгә ошады, сез дә килеп күрегез.