“Күргәннәр һәм күренмәгәннәр“ проектының 13нче чыгарылышы.

Әгерҗе районы Девятерня авылыннан Рафаэль Заһретдинов кул астындагы тимерләрдән тракторлар һәм көнкүрештә кулланылучы җиһазлар ясаган. Олыгайгач, эшләү авырлаша, шуңа күрә хуҗалыктагы хезмәтне уңайлы итү өчен шушы хоббига кереп киткән. Бүген аның бакчадагы барлык эшләрне башкаручы, кышын кар чистарта торган тракторлары, бәрәңгене утырту, эшкәртү һәм алу җайланмалы, хәтта утын яра торганы да бар.
Back to Top