ШӘМСЕКАМӘР 1938 ЕЛ

Автор М.Әблиев, режиссер: Ш.Сарымсаков. Актерлар: К.Шамил, Г.Булатова, Г.Зыятдинов. Мөхәммәт Әблиевнең “ШӘМСЕКАМӘР“ драмасы - татар театрының утызынчы еллардагы үзешендә иң эре казанышларыннан берсе. Ул Татар дәүләт академия театрына да, аны сәхнәләштергән яшь режиссер Ш. Сарымсаковка да зур уңыш алып килә. Революциягә кадәр яшәгән татар хатын-кызларының фаҗигале язмышын, авылдагы сыйнфый каршылыкны, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне сурәтләгән, тугрылык, гаделлек турындагы бу әсәр тамашачыларны чын-чынлап дулкынландыра, уйланырга, борчыларга мәҗбүр итә. “ШӘМСЕКАМӘР“ драмасы буенча эшләнгән спектакльнең премьерасы 1938 елның 26 февралендә була. Аны режиссер Ш. Сарымсаков, рәссам М. Абдуллин, композитор Җ. Фәйзи составындагы иҗат бригадасы сәхнәгә куя.
Back to Top