Татар телендә.
Русские субтитры.
2016 нче елда дөнья күргән «Тунган як» фильмының дәвамы. Әгәр беренче өлештә күптән түгел Ауропага күченгән эмигрантлар белән сөйләшүләр төшерелсә, икенче өлештә Ильяс Гафаров һәм Рәдиф Кашапов йөз елдан артык элек Финляндияга күченгән, ләкин телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап калган татарларны өйрәнәләр. Алар моны ничек эшләгәннәр? Финляндия татарларының буыннар конфликтлары бармы? Алар катнаш никах проблемасын ничек чишәләр? Татарстанга, Финляндиягә нинди мөнәсәбәттә? Киләчәккә оптимизм белән карыйлармы? Фильм геройлары арасында - футболчы Атик Исмаил, музыкант Дәниз Бәдретдин, Финляндия Ислам җәмгыяте башлыгы Гөлтен Бәдретдин, Финляндиядәге татар мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Беляев һәм башкалар.
2016 yılda dönya kürgän «Tungan yak» filmınıñ dävamı. Ägär berençe öleştä küptän tügel Auropaga küçengän emigrantlar belän söyläşülär töşerelsä, ikençe öleştä İlyas Gafarov häm Rädif Kaşapov yöz yıldan artık elek Finlyandiyäga küçengän, läkin tellären, dinnären, goref-ğadätlären saklap kalgan tatarlarnı öyränälär. Alar monı niçek eşlägännär? Finlyandiyä tatarlarınıñ buınnar konfliktları barmı? Alar katnaş nikah problemasın niçek çişälär? Tatarstanga, Finlyandiyägä nindi mönäsäbättä? Kiläçäkkä optimizm belän karıylarmı? Film geroyları arasında - futbolçı Atik İsmail, muzıkant Däniz Bädretdin, Finlyandiyä İslam cämğıyäte başlıgı Gölten Bädretdin, Finlyandiyädäge tatar mähälläse imamı Ramil häzrät Belyaev häm başkalar.
Продолжение фильма «Туңган як» 2016 года. Если в первой части мы общались с эмигрантами, которые недавно переехали в Европу, то во второй части Ильяс Гафаров и Радиф Кашапов исследуют феномен татар Финляндии, переехавший в эту страну более ста лет назал, но сохранивших язык, веру, традиции. Как это им удалось? Есть ли у финских татар конфликт поколений? Как они решают проблему смешанных браков? Как относятся к Татарстану, Финляндии, с оптимизмом смотрят ли в будущее? Среди героев фильма - футболист Атик Исмаил, музыкант Дениз Бедретдин, глава Исламского общества Финляндии Голтен Бедретдин, имам-хатыб Рамиль хазрат Беляев и другие.
21 view
517
150
2 months ago 00:02:36 2
Татарская песня Туган Як (Край родной). Хор Память под руководством Гузель Щербиной.