Караоке - Иң Кадерле Кешем - Сания Рамай

Иң Кадерле Кешем - Сания Рамай (Текст песни) Әнкәй сөеп чәчләремнән сыйпый Йомшак кулы белән төшләремдә. Юлга юрап тагы кайтам әле Вакыт табып бетмәс эшләремнән. Припев: Бу дөньяда ярый син бар әле, Йөрәгемне ачыр сердәшем. Син барында тормыш нурга тула, Әнкәй-җаным, иң кадерле кешем. Уңганлыгың эзе яткан куллар Чәчләремнән сыйпый, сабый итеп. Сыгылмыйча язмыш җилләреннән, Яши белә әнкәй сабыр итеп. Припев: Ап-ак кырау әллә төшкән инде Ак яулыктан чыккан чәчләреңә. Риза булчы, әнкәй, зинһар, безгә, Без үскәндә тамган яшьләреңә. Припев: -------------------------------------------------------- Соц. сети:
Back to Top