2FAN / Гөлназ Рәшитова / Кешегә – кеше кирәк / Татарча шигырь / Современная поэзия

Шигырьдә хикмәт бар: күңел тибрәнешләрен кәгазьгә теркәп барырга сәләтле. Яшь шагыйрә Гөлназ Рәшитова Кеше эзли. Юлдан тайпылмаска, туң җаннарны җылытырга да Кеше кирәк ди. Тыңлап карагыз! Кешегә – кеше кирәк Хыялга омтылырга, Кошлар сыман очарга. Кешегә кеше кирәк ул Канатлар ныгытырга. Чиксез диңгез йөзеп чыгып, Биек тауга менәргә. Кешегә кеше кирәк ул Омтылырга үрләргә. Тормыш юлыннан узарга Һәм анда адашмаска. Кешегә кеше кирәк ул Бер юлдан тайпылмаска. Салкын кышлар, кар-бураннар Уратып үтсен өчен, Кешегә кеше кирәк ул Күңел җылытыр өчен. Утсыз караңгы җирдә дә Ут булып янар өчен, Кешегә кеше кирәк ул Мәңгегә сүнмәс өчен. Яшь шагыйрә Гөлназ Рәшитова: Оператор – Илмир Хәбибуллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top