Баш куям тезләреңә
Мамадыш халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” драмасын сәхнәләштерде. Спектакльның режиссеры: Зөлфирә Дәүләтшина. Театрның җитәкчесе: Айназ Нургалеев. Художник: ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш.Маннур премиясы лауераты Марат Баязитов. Музыка бизәлеше: ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарил Дөлмиев.
Вакыйга 2000нче еллар башында бетеп баручы татар авылында бара. Анда авылның председателе гаиләсе һәм аның авариядә һәлак булган шоферы гаиләсе тарихы сүрәтләнә. Спектакльдә мәхәббәт, сагыну-сагыш, эчкечелек, вөҗдан газабы сүрәтләнә…