Туган тел, 3нче тапшыруы ()

Удмурт теле - урал телләр гаиләсенең фин-угыр телләре төркеменә карый (на экран). Килеп чыгышлары ягыннан алар төньякка һәм көньякка бүленә. Төньякта яшәүчеләренең мәдәниятендә рус мәдәнияте йогынтысы, көньякта яшәүче урдмуртларның мәдәниятендә төрки халыклар мәдәнияте йогынтысы сизелә. Шуңа да удмурт лексикасында татар һәм рус теленнән кергән сүзләр шактый. Мондый сүзләр шактый күп. Әлеге күренеш халыкларның көнкүрештә тыгыз бәйләнеп яшәвеннән килә. Элегрәк удмуртларны вотяки дип йөрткәннәр. Чөнки алар нократ (вятка) буенда яшәгән. Вотяки дигән исем вятка сүзеннән килеп чыккан. (на экран) Ә удмурт дигән атаманың каян килеп чыгуы төгәл генә билгеле түгел. Төрле карашлар бар, иң киң таралганы - мурт, морт сүзе – индоиран телендә – кеше, ир, ир-ат дигәнне аңлата. Ә “уд” кисәкчәсе мари теленнән алынган дип санала, “одо” сүзеннән – болыннарның яшеллеккә күмелүе, табигатьнең уянуы дигән мәгънәдә. Татарстан Республикасында халык саны буенча 23400 удмурт бар, алар нигездә Әгерҗе, Балтач, Кукмара, Менделеевск
Back to Top