Аида Гарифуллина – «Сагынам» (Скучаю) (Татарская песня)

Аида Гарифуллина – «Сагынам» (Скучаю) (Татарская песня) Слова: Р.Валеева, Музыка: Р.Абдуллина Су буенда үскән өянкеләр Синең кебек ак шәл ябынган. Синең чәчең төсле ак җил тузгый, — Мин кышларда сине сагынам. Карашыңдай җылы, аяз көннәр, Җилләр исә синең ягыңнан. Гөрләвекләр булып кайтыр идем… Мин язларда сине сагынам. Бөтен дөнья бүген шау чәчәктә, Арынган җир хәсрәт-кайгыдан. Шатлык төяп кайтып килер идем… Мин җәйләрдә сине сагынам. ---------------------------------------------------- Синең сагыш әллә күчкән инде? — Урманнарга сары кабынган. Күзләремдә яшьме, яңгырмы ул? — Мин көзләрдә сине сагынам. Офыкларга карап, һәр көн саен Сине уйлыйм, сиңа табынам. Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, — Сине, әнкәй, сине сагынам.
Back to Top