Радик, Туган көнең белән
Синең җырларны тыңлап,
Ачыла күңелләрем.
Тавышың да дәрт бирә-
Тынычлана йөрәгем.
Моңсуланган чакларда,
Юата алар мине.
Һәрвакыт искә алам
Синең нурлы йөзеңне.
Йөзләрең гел балкысын,
Күзләрең гел елмайсын.
Һәрчак якты булсын,
Беркайчан да сүнмәсен!
Кояш күңелеңдә,урын киң йөрәгеңдә-
Барыбызны якын
Итәсең үз яныңда .
Припев:
Талантлы егет,собханалла,
Тамашачы күп,әлһәмдулиллә.
Шундый матурсың, машаллах,
Яратабыз сине, иншааллаһ!
Без синең белән, иншааллаһ!
(апрель,2019© Автор: Разина Тухфатуллина)