Кеше гомере буе башлыча үзен уйлый. Ул сәясәткә караганда үзе белән мәшгуль. Аңа кайдадыр күп кешеләр һәлак булуга караганда, үз шәхси кайгысы олы…
Кешенең киләчәге, асылда, ике нәрсәдән тора: кешенең үзеннән һәм аңа якын кешеләрдән. Кеше үз-үзенә хуҗа, аның кем булуы үз кулында. Әйбәт уй-ниятләрен гамәлгә ашырырга тырыша икән, ул – кеше; тырышмыйча ялкаулана, вак-төяк нәфесләргә бирелә икән, ул – мескен, түбән җан инде…
Көчле кеше кайгы-хәсрәтләрен дә җиңелрәк җиңәр. Андыйларның тагы бер көчле ягы – шуларны бүтәннәргә сиздермичә сабыр кичерә белүдәдер. Шундыйлар кебек булсаң иде ул…
Көтмә
...кешедән, көт үзеңнән.
Һәр кешенең үз карашы бар. Дөньяда торсаң – идеалың булсын, «Йәшим!» дигән иманың булсын!
Кеше бер чагында тау күтәрер, бер чагында бер бөртек тарыны да күтәрә алмас.
Кешенең кешелеген кыенлык көндә белерсең.
**************************************************************
Материаллар:
Нәкый Исәнбәт «Татар халык мәкальләре» җыентыгы
Гайса Хөсәенов «Сынау мизгеле», «Үзең өчен генәме?», «Үз күлмәгең», «Үзеннән» – «Таштагы язулар» җыентыгы
Шигырьләр:
Фәйрүзә Мөслимова «Табышмак»
Рәзил Вәлиев «Кеше»
Зөлфәт «Йолдыз тулы төннәр»
Фирая Зыятдинова «Кеше булып калыйк»
Нияз Акмал «Кешеләргә карап»
Җырлар һәм аларны башкаручылар:
«Кеше булып кал» Таһир Асыл Гәрәй
«Кешегә нәрсә кирәк?» Марат Шәйбаков
«Түземлелек кирәк» Илнур Мусин
«Бәхет кадерле» Энҗе
«Кешеләргә кирәк!» Булат Җиһаншин
Фон: Jobim - The Girl From IpanemaShow more