ӘНИЛӘР КӨНЕ

Салкын кышларга кереп барганда ,без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен Әниләр конен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә. Кадерлеләребез, Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез. Күңелегез тыныч һәм һәрчак бәхетле булыгыз. Ел саен әниләрне “Шатлык” һәм “Шәп егетләр” төркеме кызлары, егетләре белән берлектә бәйрәм белән тәбрик итә идек. Быел да без традицияне дәвам итәбез. Ләкин кызганычка каршы илебездә килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр аркасында быелгы концертыбыз онлайн форматта узачак. Һәр баланың чыгышы сезнең өчен. Бәйрәм концертыбызны рәхәтләнеп тыңларсыз, ял итәрсез диеп ышанып калабыз. “Шатлык”, “Шәп егетләр” ансамбльләре һәм аларның җитәкчеләре Вагизова Гөлинә.
Back to Top