Адилә ӘХМӘТҖАНОВА – Сәфәргә әзерлек... / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN / Стихи на татарском
Күптәнге хыялың: читлектән качарга,
Биштәр дә әзер бу көткән сәфәргә.
Тик сине үгетләп йөрәгең уфтана,
Ә бүген әзерме сәяхәт итәргә?
Меңләгән сорауны калдырыйк өеңдә,
Әйдәме, әйтмибез бу хакта беркемгә?
Әллә кем эзләмәс. Ай юлда очрар.
Ул каршы сүз әйтмәс бу юләр гамәлгә.
Әйдә соң бер качыйк: хыялың чын булыр.
Бер генә яшибез. Артыгын бизәнмә.
Карышма, киңәшем – син ике уйлама.
Без бүген китәбез, ә түгел иртәгә!
Мин әзер, ә сине үгетләр йолдызлар,
Бары тик кузгалыйк, кузгалыйк әлегә.
Мин беләм: куркыныч – бу тәүге сәфәрең,
Курыкма, бир кулың. Киттекме галәмгә?..
Шагыйрә – Адилә Әхмәтҗанова:
Оператор һәм монтаж остасы – Рәфис Нуруллин
Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй!
Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма!
2FAN:
Без социаль челтәрләрдә:
Telegram:
ВКонтакте:
TikTok:
Синең өчен кызыклы каналлар:
«TATFOOD»
«УрамДА!»
«Күңелле әлифба»
«Ялкын»
«Яңа дулкын»
«Бишле шоу»
«БуНиБу»
«СОРА-У»
«Булырга тиеш»
«Идел»
«СалаваTIK»
«Салават күпере»
«Сабантуй»
«Шаукым»
#tatmediajunior