СТИЛИСТ – АВЫЛДА. Арча районы / Супер-эксперимент: көллият студенткаларын киендерәбез

«Стилист авылда» проектында стилист Исмаил Сафиулов белән бергә Татарстанның районнарына чыгабыз һәм авылда да стильле киенеп булуын дәлиллибез. Бу юлы без бик спонтан гына Арча районына чыгып, педагогия көллиятендә белем алучы студенткаларга стиль алыштырып карау экспериментын тәкъдим иттек. Ничек килеп чыккан? Чыгарылыштан карагыз! 00:31: Кайда без? 01:37: Италиядә киенүче кеше нинди була? 02:40: Арча студентлары кайда киенә? 04:07: Арча базарында ниләр бар (юк)? 09:29: Эксперимент 14:19: Кадр артында калганнары Кайсы образ өчен тавыш бирәсез? Безгә язылырга, лайк куярга һәм башка платформаларда кушылырга онытма: Tg: YouTube: @idelonline
Back to Top