ава торышы згрде

Узган атнада көннәр чагыштырмача җылы торды, ялларда да әле 5-6 градус җылы иде. Шулай итеп, температура фонының нормадан 6-7 градуска югарырак булуы  теркәлгән. Әмма, термометрлар рекордлы күрсәткечләргә кадәр күтәрелмәде. Мәсәлән, 1927 елда бу көннәрдә Казанда һава температурасы 10.. 15 градус җылы булган, диде синоптиклар. Соңгы көннәрдә каты җил иде, димәк, һава торышы үзгәрә. Бүген дә белгечләр җилнең тизлеге секундына 21 метрга кадәр булыр, дип фаразлый. Урыны белән буран булуы ихтимал. Төньяктан искән җил аркасында, без температураны тагын да түбәнрәк дип хис итәбез. Чынлыкта исә,  хәзер  3 градус җылыдан, 2 градуска кадәр салкын. Шулай итеп, бүгеннән көннәр суыта башлый. Моңа кадәр яңгыр булып яуган явым-төшемнәр акрынлап карга әйләнә.  Шул ук вакытта көчле җил исә, ә юлларда - бозлавык. Җәяүлеләргә һәм руль артында йөрүчеләргә саграк булырга кирәк! Иртәгә  салкынрак көннәр башлана, температура  көндез минус   3-5 градус була,  төнлә 10 градуска кадәр суыта. Мондый салкын һава торышы  атна буе саклана. Бер-ике көн кар явачак, ләкин әле күпләп кар ятуы көтелми. Калынрак киенеп йөрсәк, бер-беребезгә игътибарлырак булсак, көннәр, һичшиксез, җылырак тоелыр!
Back to Top