Идел аша кперд 20 ме тоннага якын металл конструкциялр корылган

Ел азагында 394 нче километрлы М-12 юлында - Арзамастан алып Казанга кадәр, юл хәрәкәтен ачалар, - дип хәбәр итә “Автодор“ дәүләт компаниясе. Моның өчен барлык этапларда да, тәүлек буе туктаусыз эш режимы булдыру планлаштырыла, технологияләр моңа мөмкинлек бирә. Этапның иң әһәмиятле корылмасында - Зөя аша салына торган күпердә - барлык 7 терәкне урнаштыру эшләре төгәлләнгән. Гыйнвар ахырына, аралыкларны бетонлау эшләрен башларга җыеналар. 8 этапта да эшләр җәелдерелгән. М-12 күперенең Мәскәү белән Казанны тоташтырачак һәм Владивостокка кадәр барачак төп күпер - Идел аша күпердә 20 мең тоннага якын металл конструкцияләр корылган.
Back to Top