Мәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калу вакытын озайтты

Азатлык Радиосы өчен атнаның төп вакыйгасы - журналист Алсу Кормашеваны тоткарлау булды. Кичә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты. Ул 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Русиянең Тикшерү комитеты аңа үзен “ят агент“ итеп белдермәү турында уйдырма гаепләү белдерә. Алсуга ачылган эш һәм аның үзе турында безнең видеоны карагыз.
Back to Top