Украина гимны татарча

Бүген Украина бәйсезлек көнен бәйрәм итә. 2010 елны Киевта яшәүче татарлар Украина гимнын татар телендә яздырды. Украина дәүләт гимны нигезе итеп “Ще не вмерла Україна“ (“Украина әле үлмәгән“) композициясе алынган. Сүзләрен 1862 елны Павло Чубиньский, ә көен 1863 елны Михаил Вербицкий язган. Гимнда мондый сүзләр бар: И, данлы һәм ирекле Украинабыз иле. Елмаеп карап торабыз — Язмышларыбыз изге. Дошманнарыбыз кояшта Чык сыман югалырлар. Туганнар кебек яшәрбез Украина халыклар(ы). Тәнне һәм җаныбызны Азатлыкка бирербез. Туганнар казакъ икәнен (Безнең) күрсәтербез. 2001 елны узган җанисәпкә күрә, Украинада 73 мең Казан татары яши.
Back to Top