Кызыл та гомерлек юлдашыбыз!

103 еллык тарихы булган “Кызыл таң” — республикада олысы-кечесе арасында абруй яулаган олпат һәм ихтирамлы гәзит. Төрле елларда аны нәшер итүдә катнашкан Башкортстанның халык шагыйрьләре, Салават Юлаев исемендәге премия лауреатлары исеме гәзитнең елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган. Бүген дә ул заман белән бергә атлый, республикада һәм илдә булган хәл-вакыйгаларны түкми-чәчми халыкка җиткерә. Дистәләрчә еллар дәвамында гәзитне алдырып укыган тугры әбунәчеләребез бар. Шөкер, аларның сафы тулыланып тора. Әгәр дә сезнең дә “Кызыл таң” белән бергә булып, бердәм булып яшисегез килсә, гәзитә язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз! Милләтебезне, телебезне бергәләп саклыйк, дуслар!
Back to Top