Күренекле татар нәселләре белән бәйле ядкәрләр. Ш. Мәрҗани.

922 елның маенда ислам дине Идел буе Болгарында дәүләт дине дип игълан ителә. Борынгы бабаларыбызның ислам динен дәүләт дине сыйфатында кабул итүе татар халкы тарихында хәлиткеч әһәмияткә ия була; кешеләрнең әйләнә-тирә җиһанга, халык һәм хакимият арасында үзара мөнәсәбәтләргә карата күп кенә мәсьәләләрдә карашлары үзгәрә. Ислам дине төрки традицияләр белән берләшү нәтиҗәсендә киләчәктә кабатланмас татар-мөселман цивилизациясе үсеп чыга. Ул татар милләтенең бергә тупланып ныгуын нигезләгән факторга әверелә һәм татар дөньясының эчке бердәмлеген тәэмин итә. Әнә шул юлда үзл
Back to Top