Татар-малае
Бүген Әлмәттә “Татар малае- 2022“ бәйгесенең җиңүчеләрен бигеләделәр. Әлеге бәйге районыбызда ике номинациядә уза - “Татар малае“ һәм “Татар кызы“. Аның шартлары буенча балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар татарча матур итеп сөйләшә, җырлый, бии һәм үзләренең күпсанлы башка һөнәрләрен күрсәтергә тиешләр. Бәйгенең иң матур мизгелләрен безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты.