26. ИКЕ ШАРТ

ИКЕ ШАРТ... Тәрәзәгә күз салсаң – барсы кая дыр чаба! Нәк шулай ук вакытларда бертуктамыйча ага! “Өлгерермен әле” дип, гөмерләр үтеп китә, Аннары соң көтмәгәндә үлемең килеп җитә! Бу дөньяда максатыбыз – изгелекләр кылырга: “Зәрият” сүрәсенә син онытма күз салырга! 56-нчы аятьтә, Раббың Коръәндә әйткән Бөек максатларыбызны безләргә бәян иткән Раббым яралткан безләрне һәм бөтен галәмнәрне Бер Үзенә кылыр өчен барлык гыйбадәтләрне! Җәннәт белән сөендереп, Җәһәннәмнән кисәтеп, Килгән барлык пәйгамбәрләр могъҗизалар күрсәтеп. Кем Пәйгамбәргә иярсә – Җәһәннәмнән котылыр Мәңгелеккә Раббысының Җәннәтләрендә калыр! 2 шартны үтәгәндә, гыйбадәт кабул булыр, Шуның берсе төшеп калса, Аллаһ аны буш кылыр! Динебездә һәрнәрсәдә 2 шартка бәйләнә – Һәрбер кылган гыйбадәтләр изгелеккә әйләнә! 1-нче шарты ихлас дыр – бер Аллаһ Тәгаләгә! 2-нче шарты Сөннәткә тиеш туры килергә! “Мин Аллаһны яратам” дип, төрле бидгать кылалар Шартларга туры китереп, гамәлне башкармыйлар! Ниятләребез ихлас, – бер Аллаһка тиеш булды, Расүл
Back to Top