ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАР ГАИЛӘСЕ

Республикабызның Апас районы Урта Балтай авылында яшәүче мәгариф ветераны Иршат абый Гыйззәтуллин моннан берничә ел элек гаилә шәҗәрәсен җыя башлый. Бүген ул әтисе ягыннан дистәгә якын буынны эзләп тапкан инде. Шунысы кызыклы-Иршат абыйдан алдагы буыннар барысы да умартачылык белән шөгылләнгән. Ул бүген үзе дә бабаларыннан калган әлеге эш белән кәсеп итә һәм умартачылык серләрен улы белән оныкларына да өйрәтә. Димәк, Гыйззәтуллиннарның киләчәктәге тагын ике буыны бабаларыннан калган бу эшне дәвам итәчәк. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин да әлеге гаиләдә булып борынгы умартачылык серләре белән танышып Балтай балын авыз итеп кайтты.
Back to Top