ГАЯЗ ИСХАКЫЙ КАБЕРЕНДӘ КОРЪӘН УКЫЛДЫ

22 июль 2024 ел, Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел булды. Юлбашчыбызның вафаты көнендә, Татар имамы Равил хәзрәт Истанбулның Әдернекапы зиратында урнашкан Гаяз Исхакый каберендә Коръән аятләре укыды, рухына дога кылды. Равил хәзрәткә һәм аның белән бергә Исхакый каберенә барган милләттәшләребезгә бик зур рәхмәт! Гаяз абыйның рухы шат, урыны җәннәттә булсын! Бөекләребезне онытмыйк! Каберләренә юллар суынмасын!
Back to Top