ГОМЕРКӘЙЛӘР ҮТӘ ИКӘН! ИСКИТКЕЧ МАТУР ҖЫР

Фәрид Низамиев “Карлар карала икән“ Фәния Низамиева сүз., Фәрид Низамиев көе 1. Яшь чакларда бер кайгы юк, Уйный да, көлә идек. Гомеркәйләр ул тиз генә Үтмәс дип бҽлә идек. Кушымта: Карлар карала икән дә, Чәчләр агара икән. Үтмәс дигән гомеркәйләр Үтә, азая икән. 2. Сагындыра, уйландыра Ат эйәрләгән чаклар. Алтын биреп, көмеш биреп Табылмый торган чаклар. Кушымта: Карлар карала икән дә, Чәчләр агара икән. Алтын, көмеш, донъя малы Бетә, тарала икән. 3. Йөгереп мендек, йөгереп төштек Йөгереп үттек үрләрне. Үкенмәслек итеп яшик Алдагы гомерләрне. Кушымта: Карлар карала икән дә, Чәчләр агара икән. Үтмәс дигән гомеркәйләр Үтә, азая икән.
Back to Top