КАРАЛЕ #1: Татарча «Клуб 27»гә кемнәр кергән?

«КАРАЛЕ»дә без татарлар тормышындагы кызыклы хәлләр һәм вакыйгалар турында җиңелчә форматта сөйлибез. 27 яшьне мистика уратып алган. Ә шул яшьтә серле рәвештә вафат булган талантларны «Клуб 27»гә кертәләр. Клубта 40тан артык артист бар. Татарлардан «27ләр клубына» кемнәр керә алыр иде: бу видеода шулар белән таныштырабыз. // Проектның командасы: ИДЕЛ яшьләр журналы Кураторлар: Гүзәл Закирова, Алсу Мансурова, Зөләйха Камалова Автор, чыганаклар белән эшләү: Айдар Шәйхин Алып баручы: Илгиз Шәкүров Монтаж: Фирүзә Вәлиева // Чыганаклар: Такташ, Җыен фонды, 2020
Back to Top