Бәйрәмова конгресс резолюциясенә протест белдереп залдан чыгып китте

Дөнья татар конгрессы корылтаенда бүген резолюция кабул ителде. Анда Украинадагы сугышны хуплау сүзләре бар. Моңа каршы чыгучылар булмады диярлек, залда бер генә кеше, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова тавыш күтәрергә тырышты, ләкин аны исәпкә алучы булмады. Бәйрәмова протест йөзеннән залдан чыгып китте. Резолюция кабул итүне бик тиз тоттылар, кеше аңламыйча да калды. Документ сәхнәдән аерым укылмады.
Back to Top