Татар язулары тамашасы гасырлар кайтавазын хәтерләтте

Казандагы Милли китапханәдә татар язу сәнгате тамашасы тәкъдим ителде. Дүрт калллиграф XII гасыр җыентыгы “Бакыргани китабы“ннан бер өзекне рун, гарәп, латин, кирил хәрефләре белән кәгазьгә кара белән язды. Алар язганда дүрт музыкант думбыра, кубыз, пианино һәм башка музыка коралларында уйнады. Язулар тәмамлангач кәгазьләр бер-беренә тоташтырылып боҗра сыман итеп элеп куелды.
Back to Top