Беләсем килә: түлән / Тюлень / Видео про животных для детей

Аны «тюлень», «түлән», «су эте» дип атыйлар. Түләннең канатлары һәм койрыгы бар, ә менә тәпиләре юк. Ләкин ул кош та, балык та түгел. Су этенең күзләре бик матур. Тик азык табарга аңа күзләре дә, хәтта борыны да түгел, ә төрле якка тырпаеп торган мыеклары ярдәм итә. Түлән диңгез ризыклары ашый, ә менә су эчми. Түлән баласы көн саен бер ярым килограммга үсә. Ничек дисеңме? Тизрәк безнең видеоны кара! Безнең видеоларны карамый калма! Каналыбызга һәм социаль челтәрләрдә безнең аккаунтларга язылырга онытма! :
Back to Top