Әтнә районы Яңа Шимбәрдә атаклы тегүче - Римхать Галимҗанов яши.

Күп еллар өйдә кия торган җылы аяк киемнәре теккән. Бүген инде бу шөгылен ташлаган. Шулай булса да, “Зингер” тегү машинасы йортның түрендә тора. Күңеле төшеп киткәндә Римхать абый аның артына утырып, нәрсә булса да тегеп ала. - Бу әтидән калган машина. Аңа йөз генә ел түгел инде. Әллә ничә тапкыр сорап та килделәр. Сатмадым. Әти истәлеге бит ул. Балачагым истәлеге,- ди Римхать абый.
Back to Top