культурный ФЛЕШМОБ КДШ ТУКАЙ
ТУКАЙ ҺӘРКЕМГӘ ЯШЬТӘШ!
Һәр буынга яшьтәш Тукай
Бүген ни язар иде?
Нәрсәне тәнкыйтьләр иде?
Кайсысын мактар иде?
Һич шикләнми шуны әйтәм:
Тугры калыр антына.
Туры Тукай, гадәтенчә,
Хезмәт итәр халкына.
Әлбәттә, кулланыр иде
Кәрәзле телефоннан,
IT технологияләр дә
Читтә булмаслар аннан.
Тик шулай да техникага
Мөкиббән китмәс иде.
Рухи шатлык өләшүче
Каләмгә җитмәс инде!
Интернетны ул максатчан
Куллана белер иде.
Виртуаль дөньяны түгел,
Тормышны сөяр иде.
Әйтер иде: “Курыкмагыз
БДИ һәм ГИАдан!
Ходай биргән гомеребез
Кыйммәтлерәк алардан!”
Бөек Тукай мөнбәрләрдән
Татарча сөйләр иде.
Горурланып, милли кием,
Түбәтәй кияр иде.
Әткәм-әнкәм теле аша
Әйтер төпле фикерләр.
Һәр кешегә туры сөйләр,
Бүлмәс: байлар-фәкыйрьләр.
Һәммәбезгә тигез карар,
Һәр буынга ул яшьтәш,
Азатлык, дуслык илендә
Тукай һәркемгә кардәш.
Йөз утыз яшькә җитсә дә,
Һич картаймас, ул гел яшь.
Аның һәрбер әсәрләре –
Үгет, нәсыйхәт, киңәш!