«ВТ» «Бөекләр эзеннән» махсус проекты: Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәренә штрихлар

Мөхәммәт Мәһдиев. Аның исемен ишеткәч, һәр кеше үзенең авылын, аның иркен басуларын күз алдына китерә торгандыр. Ә кемнәрнеңдер колагында торналар тавышы чыңлап китәдер. Туган җирен – Гөберчәкне бөтен дөньяга таныткан, аның кешеләрен, гореф-гадәт, йолаларыннан татар авылы энциклопедиясен иҗат иткән язучының мирасы бүген ни хәлдә? Балалары әтиләренең иҗатына нинди бәя бирә? Авыл ничек яши?
Back to Top