Слтле балалар мктбенд Мск Длт Университеты профессоры Вячеслав Букатов белн укулар булды

Сабаның сәләтле балалар интернат мәктәбендә яңа уку елыннан уку, укытуда яңалыклар кертергә җыеналар. Төп юнәлеш итеп физика, математика фәннәре сайлана. Белем үзләштерүдә төп басым менә шулай төгәл предметларга юнәлдерелә. Моңа әзерлек эшләре инде бүгеннән алып барыла.Укытучылар, укучылар каршында үз эшенең осталары булган фән докторлары, галимнәр чыгыш ясый, алар үзләренең укыту, белем бирү алымнары белән таныштыра.Шушы көннәрдә мәсәлән мәктәптә Мәскәү Дәүләт Университеты профессоры, Рәсәйнең данлыклы педагог психологы Вячеслав Букатов белән укулар булды.
Back to Top